news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон гариза бирү процедурасы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Гаризада бала турында мәгълүмат күрсәтергә, яшәгән районны һәм сайлаган мәктәпне язарга кирәк. Моннан тыш, порталда гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен биш көндә бирергә тиеш

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot