Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
1 апрель - Көлке көне
Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган, имеш...
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 1 апрель - Көлке көне. Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган, дигән версия бар. Ул көнне кешеләр кышның усал өрәген сурәтләгән карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен, анда катнашучыларның барсы да битлек кигән. Шуннан бирле 1 апрельдә якыннарны, дусларны алдау, шаярту гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән.
Кайсылары Көлке көне борынгы Римнан таралган дип саный, ул Ахмаклар бәйрәме дип аталган, имеш... Юк, Шаяру көне борынгы Һиндстанда 31 мартта билгеләп үтелгән, диючеләр бар. Франциядә, мәсәлән, 1 апрельне Апрель балыгы дип йөртәләр икән. Германия белән Австриядә 1 апрель элек бәхетсез көн саналган.
1 апрель шаяртулары Россиядә Петр I заманыннан бирле билгеле. Аны патша сараендагы чит ил кешеләре керткән, Көлке көне Петр I күңеленә хуш килгән дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз