news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1,5 яшьлек баласын ток сугып үтерүдә гаепләнүче анага карата суд карары чыгачак

Әни кеше үз гаебен танымаган.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Менделеевск шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек ханым 1,5 яшьлек улының үлеме өчен суд каршында җавап тотачак. Ул Россия Җинаять кодексының саксызлык аркасында үлемгә дучар итүдә (Россия Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге) гаепләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары аңа карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән, һәм хәзер судка хөкем чыгарасы кала. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның 14 декабрендә Менделеевск шәһәрендә өендә 1,5 яшьлек баласы белән булган хатын-кыз берара аш бүлмәсенә чыга. Бала залда уйнап кала. Миксер детальләре белән уйнап, ул аларны тройник-озайткыч розеткасына тыга. Бала ток сугудан урында ук җан бирә.

Ана гаебен танымаган. Тикшерүче тарафыннан читкә чыкмау һәм тиешле тәртип турында чик чарасы сайланган булган. Тикшерү җитәрлек дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә җинаять эше гаепләү нәтиҗәсе белән судка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100