Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1,5 мең Украина качагы Татарстанда вакытлыча яшәү урыны бирү турындагы таныклык рәсмиләштергән
Хәзерге вакытта таныклыкларны 300ләп кеше алган
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Россия Федерациясе территториясендә вакытлыча яшәү урыны тәкъдим итү турындагы таныклыклар бирә башлаган.
Хәзерге вакытта таныклыклар 2014 елның 25 августына кадәр гариза белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә бирелә. "Татар-информ" агентлыгына миграция хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда вакытлыча яшәү урыны бирүне сорап, 3863 кеше мөрәҗәгать иткән. Берникадәр вакыт яшәп тору урыны 3814 гражданга тәкъдим ителгән, шул ук вакытта вакытлы яшәү урыны тәкъдим ителү турындагы таныклыкны 1,5 мең кеше рәсмиләштергән, 300 ләбе алган.
Таныклык алу өчен Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль органнарына мөрәҗәгать итү зарур. Казанда ул М.Гафури урамы, 46 нчы йорт, 3 нче кабинетта бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз