news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1,5 ел эчендә ТР Яшьләр хөкүмәте әгъзалары 15 миллион сум грант акчасы җәлеп иткән

ТР Яшьләр хөкүмәте катнашында 200 меңнән артык кешене җәлеп итеп 30дан артык проект гамәлгә ашырылган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Ел ярым эшләү дәверендә Татарстанның Яшьләр хөкүмәте әгъзалары республикага 15 миллион сум күләмендә грант акчалары җәлеп иткән. Бүген РФ Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе рәисе, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Динә Гайзатуллина координация советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин утырышны ачып, узган елда республика Яшьләр хөкүмәтенең икенче составы раслануын искәртте. Анда 17 министрлык һәм ведомствоны тәкъдим итүче 28 егет һәм кыз кергән. «Яшьләр хөкүмәте киңәшчеләре профиль министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән очрашты, агымдагы елда уртак эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенча юл карталары төзеде», - дип билгеләп үтте ул.

  • Яшьләр хөкүмәте – ТР Министрлар Кабинеты каршында оештырылган консультатив-киңәш органы. Ул дәүләт гражданлык хезмәтендә эшләү өчен яшь кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100