news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1,3 меңнән артык татарстанлыны - контракт буенча хәрби хезмәткә

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). РФ Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Кораллы көчләрен контракт нигезендә тулыландыру системасын камилләштерү буенча эш алып барыла. Быел Татарстан алдына хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү буенча 1,3 мең кеше әзерләү бурычы куелган. Хәзер республика бурычын 70 процентка үтәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстан хәрби комиссары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Погодин белдерде.

Искәртеп узабыз: чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә старт алды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

РФ Президентының 2021 елга куйган бурычы буенча Россиянең Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт итүче солдат, матрос, сержант һәм старшиналар саны 499 мең чамасы кеше тәшкил итәргә тиеш.

Докладчы сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Вахитов һәм Идел буе районнарында хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү эшләре югары дәрәҗәдә (88 процент) оештырылган. “Безнең шәһәрнең бу районнары бурычны үтәргә һәм арттырып та үтәргә ярдәм итәр дип уйлыйм”, - диде ТР хәрби комиссары.

Шулай ук Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш муниципаль районнарында бу эш югары дәрәҗәдә алып барыла.

С.Погодин белдергәнчә, Совет (74 процент), Яңа Савин районнарында (65 процент) план тиешенчә үтәлми. Шулай ук Чаллы шәһәренең Комсомол районында, Алабуга, Кукмара, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай муниципаль районнарында да эшләр җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле бармый.

Татарстан Хәрби комиссары үз докладында, авгут-сентябрьдә потенциаль кандидатлар белән сөйләшүләр һәм РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итүнең җәлеп итүчәнлеген пропагандалау эшләре алып барылды, дип белдерде. Нәтиҗәдә, агитация пунктларында 17 мең татарстанлы булган, 550 кеше кызыксыну белдергән, 87 кеше контракт буенча хезмәт итү теләге белән гариза язган.

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин докладчыны тыңлагач, әле эш күләме зур, дип белдерде. “2014 елда Татарстан өчен хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү буенча 1,3 мең кеше әзерләү бурычы куелганы билгеле. Иркенәергә вакыт юк, өлгермәүче районнар билгеле”, - диде ул.
“Хәрби хезмәткә чакыру планын үтәргә кирәк. Бу чакырылыш кампаниясе дә искәрмә түгел. Куелган бурыч үтәмәслек түгел”, - диде А.Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100