Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1,2 млн. сумлык зәркән эшләнмәләр урлауда шикләнелүче бөгелмәле тоткарланган
Аның кем булуы тиз арада ачыкланган
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә шәһәре буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре зәркән салоныннан кыйммәтле бизәнү әйберләре урлауда шикләнелүче 34 яшьлек ир-атны тоткаралаган.
Бөгелмә шәһәре сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан зәркән бүлегенә карак быел 31 гыйнварга каршы төндә кергән, дип фаразлана. Ул кибеттән гомуми суммасы 1,2 млн. сум булган зәркән эшләнмәләре алып чыккан.
Шикләнелүченең шәхесе тиз арада ачыклана. Полицейскийлар, ир-атның урлаудан соң, Бөгелмәдән киткәнлеген билгели. Оператив-эзләү эшләре Татарстанда гына түгел, күрше Башкортстанда да үткәрелә. Нәтиҗәдә, әлеге шикле кеше яшәү урыны буенча Бөгелмәдә тоткарлана. Шунда ук полицейскийлар урланган әйберләрнең бер өлешенә юлыга.
Шикләнелүченең моңа кадәр урлау һәм мошенниклык буенча 4 тапкыр хөкем ителүе дә ачыкланган. Хәзерге вакытта ул суд карары нигезендә сак астына алынган. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексы 158нче маддәсенең 4нче өлешендә (бик зур күләмдә урлау) каралган җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз