news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1, 2, 3, 8, 9 һәм 10 май ял көннәре дип игълан ителде

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала.
2010 елда 1 һәм 9 май ял көннәренә – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә.
Шуңа ярашлы рәвештә, 1 май шимбәдән дүшәмбегә – 3 майга, 9 май якшәмбедән дүшәмбегә – 10 майга күчерелә.
Шул рәвешчә, 2010 елда биш көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 8, 9 һәм 10 май ял көннәре дип игълан ителде. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.



news_right_1
news_right_2
news_bot