news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге билгеләп үтеләчәк

Шушы мәсьәлә буенча ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова мэриядә аңлатма бирде

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре җитәкчелеге аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова 1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге билгеләп үтеләчәк, дип, шулар хакында шәрехләде.

 Шушы көннәрдә үк «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә инвалидларның «Ватанның без барыбыз да  - уллары» дигән республика иҗат фестивале уздырыла, фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлана, дип билгеләп үтте И.Просвирякова. Аның программасына вокал, ишарәләп җырлау, хореография, шигърият, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кебек юнәлешләр кертелгән. 

3 декабрьдә, БМОның Генераль ассамблеясы резолюциясе белән билгеләнгән Халыкара инвалидлар көнендә, «Олимп» спорт комплексында шәһәркүләм мәдәни-спорт чарасы булачак. 6 декабрьдә «Ак Бүре» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикле булган олылар һәм балалар өчен өстәл теннисы, дартс, армспорт, шашка һәм шахмат спорт уеннары буенча ярышлар уздырылачак. «Рубин» футбол клубы, Авиатөзелеш районы хакимияте белән берлектә, «Безгә спорт һәм дуслык көч бирә» дип аталган акция үткәрә. Аерым алганда, яшь футболчыларны әзерләү үзәгендә инвалид балалар өчен футбол буенча мастер-класслар каралган, аннары алар «Транс-форс» мәгълүмат-мәгариф үзәгенә 3 D  форматында «Мин галәмне өйрәнәм» программасы буенча сәяхәт кылачак. Декабрьнең беренче ун көнендә инвалидлар өчен кино, спектальләр, концертлар күрсәтеләчәк.

Шуларга өстәп, урын өстендәге инвалидлар янына тар белгечлекләр буенча медицина ярдәме күрсәтеләчәк, дип вәгъдәләде И.Просвирякова. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100