Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы: Индексация яңартылганнан соң кайбер пенсионерлар эшкә чыгарга әзер
2025 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерлар өчен ел саен пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә индексацияләүне яңарту турындагы законның үз көченә керүе - мөһим карар. Аның актуальлеге хезмәт базарында кадрлар кытлыгы белән бәйле. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
«Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе күптән инде эре бизнес тарафыннан куела иде. Кадрлар җитмәү шартларында бу зур потенциал. Элек кешеләр пенсияләрен индексацияләү өчен кайвакыт предприятиедән китә иде. Кемдер бер айдан кайткан, ә кемдер юк. Дәүләт бу карарны ишетте, кабул итте. Бүген кешегә пенсиясе индексацияләнсен өчен эштән китәргә кирәкми», – дип сөйләде ул.
Бүгенге көндә республикада эшкә сәләтле өлкән яшьтәге 900 меңгә якын кеше бар, шуларның 117 меңе актив хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.
«Пенсия яшендәге кешеләрнең бер өлеше эшкә кайтырга әзер. Моннан тыш, эш бирүчеләр үзләренең элек эштән киткән хезмәткәрләрен кайтару программасын башлап җибәрде», - дип хәбәр итте Таҗетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз