Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Вильфанд май бәйрәмнәрендә Россиядә көннәр салкынайтуы турында кисәтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Май башында Россиянең бөтен территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Аерым алганда, Идел буе федераль округында көндезге сәгатьләрдә 10-15 градустан артык җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. ТАСС шул хакта яза.
«Май бәйрәмнәрендә Россиянең Европа территориясендә һава торышы салкынча булачак, мин хәтта салкын дип тә әйтер идем», - дип ассызыклады метеоролог.
Шулай итеп, Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларда, шул исәптән Мәскәүдә дә болытлы булачак, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 0 ..+5 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез һава температурасы якынча +10 градус тәшкил итәчәк.
Илнең Европа өлешендәге көньякта температура шулай ук нормадан түбән булачак – көндезге сәгатьләрдә якынча 15-17 градус җылы. Ә Ерак Көнчыгышта май башында температура нормадан 3-5 градуска түбән булачак, дип аңлатты Вильфанд.
Катлаулы вазгыять Себер төбәкләрендә көтелә, анда 1 майга температура берьюлы 8-10 градуска төшәчәк һәм көндез +15 градуска якын булачак, дип ачыклык кертте Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе.
Кичә кич Казанда кар яуды. Татарстан Гидрометеорология үзәге төннең икенче яртысында һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтималы, шулай ук һавада һәм туфракта 0..-2 градуска кадәр төнлә һәм иртән салкын булуы турында кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз