Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Фәрит Яруллин бюстына чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Витебск өлкәсенең Дубровенск районында. Биредә Фәрит Яруллинның бюстына чәчәкләр куелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яруллин Фәрит Заһидулла улы – совет татар композиторы, милли балетка нигез салучы, «Шүрәле» беренче милли балетына музыка авторы. Ул 1914 елның 18 мартында Лаеш өязе Кирби авылында (Казан шәһәрендәге башка мәгълүматларга караганда), Заһидулла Яруллин һәм Нәгыймә Ярмиева гаиләсендә туа. 1929 елда Уфада урта мәктәпне тәмамлый. 1930-1933 елларда Казанда музыка техникумында укый. 1937 елда Мәскәү консерваториясе Рабфакын тәмамлый.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз