news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда агросәнәгать комплексындагы казанышлар өчен акчалата премияләр арттырылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Яңартылган документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Аерым алганда, республика күләмендә үткәрелгән кайбер конкурсларда җиңүчеләр өчен премияләр күләме 100 000 сумнан 114 942 сумга кадәр арттырылды.

Бу «ТР гаилә фермерлар династиясе» конкурсында җиңүче крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына, «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» бәйгеләрендә катнашучыларга кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot