Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операция хәрбиләренең әниләрен һәм хатыннарын котладылар

Түбән Камада 8 Март алдыннан махсус хәрби операция хәрбиләренең хатыннары, әниләре һәм әбиләренә багышланган чаралар узды. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның вәкилләре хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрнең әнисе Татьяна Шаронова янына барды. Ул инде дүрт ай буе улы турында берәр хәбәр киләчәгенә өмет итеп яши.
«Без аның кайтачагына ышанабыз. Аны улы, дуслары көтә. Барыбыз да көтәбез...», - ди Татьяна.
Депутат хатын-кызга чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды. Геройларның әниләре – көчле генә түгел, игътибар һәм ярдәмгә лаек булган назлы, искиткеч гүзәл затлар, диде ул.
7нче микрорайон китапханәсендә тантаналы чара үткәрелде. Анда хәрбиләрнең хатыннарын, әниләрен һәм әбиләрен чакырдылар. Аларны котларга махсус операция ветераннары килде.
«Сезгә көч, сабырлык һәм ныклык телибез. Махсус операциягә китүчеләр – ул чын геройлар», - дип белдерде Түбән Каманың Махсус хәрби операция ветераннары берлеге рәисе Алексей Марчук.
Гагарин сайлау округында 140 мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән хәрбинең гаиләсен шефлыкка алган Айдар Метшин инициативасы белән якыннары алгы сызыкта булган барлык хатын-кызларны котлау оештырылды.
«Без хәрбиләрнең әниләренә һәм хатыннарына рухи көче өчен рәхмәт белдерәбез. Сез – ярдәм итүче һәм илһамландыручы чын тыл», - дип ассызыклады 6нчы һәм 7нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Лариса Орлова.
«Назлы, безнең йөрәккә бик кирәкле сөйкемле ханымнар! Сезне әлеге бөек бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет телим. Безне көтүегез, ярдәм итүегез өчен рәхмәт – бу бик мөһим», - дип ассызыклады Красавчик позывнойлы хәрби.
Хатын-кызлар өчен уллары һәм ирләренә охшаган хәрби хезмәткәрләрне күрү һәм кочаклау мөмкинлеге иң зур бүләк булды.
Бу мизгелдә әниләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады – алар көткән һәм ышанган кешеләрен хәтерли.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз