news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамп Зеленскийдан «мөһим хат» алуы турында хәбәр итте

Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп Конгресс каршында ясаган чыгышында Украина лидеры Владимир Зеленскийдан «мөһим хат» алуы турында белдерде. Ак йорт Америка лидерының чыгышын трансляцияләде.

«Мин бүген Украина Президенты Зеленскийдан мөһим хат алдым. Анда Украина озакка сузылган тынычлыкны якынайту өчен сөйләшүләр өстәле артына мөмкин булганча тизрәк утырырга әзер диелгән», – дип искәртте Трамп.

«Минем хезмәткәрләр Президент Трамп җитәкчелегендә монда катнашырга әзер, без тотрыклы тынычлыкка ирешәчәкбез», - дип ышандырды ул һәм Штатларның Украина суверенитетын саклауга керткән өлеше турында искәртте.

АКШ Президенты сүзләренчә, Америка ягы шулай ук «әле яңа гына» Украинаның файдалы казылмалар чыгару буенча килешүгә кул куярга әзер булуы турында мәгълүмат алган.

Россиягә килгәндә, Трамп аңардан «тынычлыкка әзер булу» турында «көчле сигналлар» алуын әйтте.

«Бу акылсызлыкны туктатырга вакыт җитте. Әлеге мәгънәсез сугышны туктатырга вакыт. Әгәр дә сез сугышларны туктатырга телисез икән, ике як белән дә сөйләшергә тиешсез», – дип сүзен төгәлләде Дональд Трамп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100