news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат

Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат

ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин 49 яшендә көчле авырудан соң вафат булган.

Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Радик Фәрхуллин карьерасында телевидене юлы 2003 елның июненнән башлана. Ул вакытта аны Идел буеның беренче спутник телеканалы «Яңа гасыр» (ТНВ) коллективына кабул иткәннәр.

2005 елда «Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры Радик Фәрхуллинны рус телендәге мәгълүмати программалар дирекциясенең баш мөхәррире итеп билгели. 2012 елда ул «ТНВ-Планета» яңа иярчен телеканалының мәгълүмати программалар баш мөхәррире вазифасына билгеләнә.

2016 елдан ул «Татарстан Яңалыклары»ның көндәлек яңалыклар чыгарылышларын продюсерлык итә.

Фәрхуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, 2010 елда ул «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсының «Журналистикада исем» номинациясендә лауреат булды.

2013 елда аны милли телевидение үсешенә керткән өлеше өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләделәр. 2023 елда тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100