news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының «Могҗиза» театр студиясе ачык дәрес үткәрде

Тинчурин театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән кичә узган.

«Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан Инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Ачык дәрес «Сөембикә» журналы редакциясе коллективы инициативасы белән үткәрелгән. Алар иганәчеләр ярдәме белән «Могҗиза» студиясе балаларына Яңа ел бүләкләре дә тапшырган.

«Сәламәтлеге чикләнгән балаларның театр студиясе турында материал әзерләгәндә, без аларның Яңа елга нинди бүләкләр алырга теләгәннәрен дә белештек. Нәтиҗәдә, иганәчеләр табарга һәм балалар өчен бәйрәм оештырырга булдык» – дигән баш мөхәррир Лариса Маликова.

Театр студиясенә йөрүчеләрне котларга ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар да килгән.

«Инвалидларны социаль-мәдәни реабилитацияләү мәсьәләләре дарулар, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханә–курорт дәвалануына юлламалар, белем һәм һөнәри юнәлеш бирү, инвалидларны эшкә урнаштыру белән беррәттән аларны комплекслы реабилитацияләү процессында мөһим әһәмияткә ия» – дип ассызыклаган Гадел Мөбәрәкшин.

Ул «Во благо вместе» инициатив төркеменең җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәевага, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, шулай ук, оештыручыларга, педагог-актерларга һәм «Могҗиза» студиясендә катнашучыларга Татарстанда социаль инклюзияне үстерүгә керткән өлешләре өчен Мактау грамоталары тапшырган.

Студияне оештыручыларга һәм аның актерларына «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының Рәхмәт хатлары һәм Казан зооботаника бакчасына чакыру билетлары тапшырылган.

«Үз чиратында, Тинчурин театры «Можиза» студиясе проектларына ярдәм күрсәткәне өчен «Сөембикә» журналына рәхмәт белдерде», дип яза Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100