Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Гидрометеорология үзәге Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан итте.
«2025 елның 23 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4нче класслы куркыныч) булу көтелә», - диелә хәбәрдә.
Әлеге вакыт аралыгында ылыслы яшь урманнарда, зыян килгән урман участокларында, торф сазлыкларында, шулай ук үлән кипкән урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык ут куллану катгый рәвештә тыела.
Яна торган шырпылар, тәмәке төпчекләрен ташларга, тәмәке тарту торбаларыннан кайнар көлне коярга, ау вакытында яна торган яки эри торган материаллардан ясалган әйберләр кулланырга, шулай ук майлы яки яна торган матдәләр сеңдерелгән материалларны тиешле булмаган урыннарда калдырырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз