news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Корбан бәйрәме һәм гает намазы вакыты билгеле

Татарстанда Корбан бәйрәме һәм гает намазы вакыты билгеле
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм-каналы

Быел Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Корбан чалу нисабы 53 000 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Казанда гает тәртибе:
2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9нчы июнь.

Корбан чалу 8нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100