Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җирләү эше һәм ритуаль хезмәтләр өлкәсендә эшне камилләштерәләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада кеше җирләү һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә хилафлыкларны бетерү эше дәвам итә. Бу хакта республиканың Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Җирле үзидарә органнарының ритуаль хезмәтләрне оештыру буенча вәкаләтләрен тормышка ашыру мәсьәләләре турында бүген Татарстан Юстиция министрлыгында фикер алыштылар. Муниципаль хезмәткәрләр өчен семинарны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.
Аның фикеренчә, зиратларны муниципаль милеккә теркәүгә аерым игътибар бирелә. Теркәлгән 3816 зиратларның 97 проценты инде рәсмиләштерелгән, калган 105 участокны ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Республикадагы 43 муниципалитетның 42сендә җирләү эшләре мәсьәләләре буенча махсус хезмәтләр эшли. Моннан тыш, алты районда зиратларның цифрлы реестры булдырылган. Зиратларны исәпкә алуның электрон форматы Казанда, Чаллыда, шулай ук Балтач, Бөгелмә, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында оештырылган.
«Бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итәчәк. Бу өлкәдә хокукый һәм практик хилафлыкларны юкка чыгару гражданнарның хокукларын яхшырак яклауны һәм тәкъдим ителгән ритуаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыруны тәэмин итәчәк», – диде Мөхәррәм Ибәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз