Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна азагына +13 градуска кадәр җылыта

Бу атнада Татарстанда температура фоны акрынлап күтәреләчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Хәзерге вакытта республикада Россиянең Европа территориясенең зур өлешендә өстенлек итүче киң антициклон тәэсирендә һава температурасының тәүлеклек тирбәлүе зур булган аяз һава торышы урнашты.
Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышы шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк, чөнки төбәк көньяк һава агымнары булган антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Нәкъ менә көньяк һава агымнары җылы алып киләчәк.
Иртәгә, 25 мартта, республикада коры һава торышы саклана. Һава температурасы төнлә -1..-6 градус (көнчыгышта һәм түбән урнашкан урыннарда -9 градуска кадәр) һәм көндез +5..+10 градус була.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26 һәм 27 мартта, явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Тәүлекнең караңгы вакытында -2..+3 градус була. Якты вакытта исә һава +6..+11 градуска кадәр җылына.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 28 мартта, Татарстанда явым-төшем булу ихтималы шулай ук аз. Әмма шимбә, 29 мартта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә 0..+4 градус, ә көндез +8..+13 градус була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз