Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җитәкчелеге шагыйрә Клара Булатова вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
Татарстан җитәкчелеге татар шагыйрәсе, ТР халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде.
Клара Булатова кичә, 29 апрельдә, 90нчы яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Шагыйрә Клара Булатова Татарстанның һәм татар халкының әдәби мирасына бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителеп, төрле мәдәниятләрнең байлыгына әверелде. Ул туган телгә карата мәхәббәте белән илһамландырып, берничә буын дәвамчыларны тәрбияләде, дип ассызыклана республика җитәкчелеге белдерүендә.
Шагыйрәнең күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге югары бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Алар арасында – «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының халык шагыйре» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасының мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты һәм башкалар. «Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя», «Сәяхәтнамәләр» һәм «К солнцу лицом» китаплары өчен Клара Булатова 2015 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
«К.Г.Рәфигуллина халыкның олы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулады. Аны зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәте аерып тора иде. Клара Гариф кызы Рафигуллинаның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», - дип йомгаклый некролог авторлары.
Некрологны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз