news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында «Чаңгы юлы»н ачтылар

Спорт бәйрәменә 80 кеше килгән иде.

(Әлки, 22 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районы узәгендәге чаңгы базасында яңа кышкы сезон башланды. Чын кышны, ак карны, чаңгыларны сагынучылар яңа салынган чаңгы юлына басты. Һәркем бер чакрымлы дистанцияне узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Спорт бәйрәменә 80 кеше килгән иде. Алар арасында мәктәп укучылары да, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә бар.

Чаңгы осталары инде узләрен курсәтте. Иске Матак, Хузангай урта мәктәпләре укучылары, район узәк хастаханәсе хезмәткәрләре финишка беренче булып килде. Иң мөhиме, бу кышта беренче чаңгы шуудан hәркем канәгать калды, куңел кутәренкелеге алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot