news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ачылды

Беренче чаңгы ярышының җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Актаныш чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ачылды
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Актанышның «Нөркә» чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ачылды. Йөздән артык мәктәп укучысы Нөркә урманының текә тауларын чаңгыда үтте. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Кышкы сезон ачылу уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, барча спортчыларны котлап, ярышларда имгәнмичә, матур күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Илшат Илфат улы ГТО нормаларын алтын билгеләргә тапшырган физкультура укытучыларына таныклыклар тапшырды.

«Нөркә» чаңгы базасы ТР Президентының универсаль спорт мәйданчыкларының модульле чаңгы базасы төзү программасы кысаларында сафка баса.

Әлеге программа Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла. Шул вакыттан бирле республикада меңгә якын чаңгы базасы төзелгән. «Нөркә» чаңгы базасы җитәкчесе итеп Илгиз Рәшитов билгеләнде.

«Чаңгы трассасы катлаулы. Шуңа да карамастан, ярышта күп укучы катнашты. «Нөркә» чаңгы базасы республика ярышларына әзерләнү мәйданчыгы булып торыр дип исәплим. Чөнки, таудан менү, төшү урыннары текә, трассадан ныклап шөгыльләнгән чаңгычы гына үтә ала. Киләчәктә базаның мөмкинлекләре тагы да артачак, теләүчеләргә чаңгы алып торып шуарга мөмкинлек булачак», - диде ул.

Мәктәп укучылары белән беррәттән чаңгы юлыннан өлкән спортчы Илфат Иманаев та үтте.

Беренче чаңгы ярышының җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100