news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә атказанган спорт мастеры истәлегенә чаңгы ярышлары җиңүчеләре ачыкланды

Анда Татарстанның 17 районыннан йөздән артык спортчы катнашты.

Зәйдә атказанган спорт мастеры истәлегенә чаңгы ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 5 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 4 мартта «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов истәлегенә ачык республика беренчелегенең III тур ярышлары үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларны тантаналы төстә ачуда ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, чаңгы буенча республика җыелма командасы баш тренеры Эдуард Галиев катнашып, спортчыларга уңышлар теләделәр.

Ирекле стильдә — 10, 15 километр, эстафета ярышларында хатын-кызлар — 5, ир-атлар 10 километр арада ярышты. Нәтиҗәдә Зәйдән Антон Тимашов I урын, Полина Лобастова II урын, Анастасия Утяганова III урынны яуладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot