news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диктор Рөстәм Нәбиуллин: Татар халкы булганда телевидение бетмәячәк

“Телевидениене күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, һәр заманның үз өстенлекләре бар”, - ди ул.

Диктор Рөстәм Нәбиуллин: Татар халкы булганда телевидение бетмәячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы диктор Рөстәм Нәбиуллин татар халкы булганда татар телевидениесе бетмәячәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Яшь журналистларга каләмнәрен очларга тәкъдим итәм. Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди? Телевидениене күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, һәр заманның үз өстенлекләре бар. Бүгенгесен сөйләсәң - тегене яманлау түгел, элеккегесен сөйләсәң - бүгенгене хурлау түгел”, - дип әйтте ул хәбәрчегә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot