news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү, Казан, Уфа урамнарын генерал Мәхмүт Гәрәев исеме белән атарга тәкъдим иттеләр

«Мәскәү татарлары Штабы»нда армия генералы, легендар совет һәм Россия Хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны (1923-2019) искә алу кичәсе булды.

Мәскәү, Казан, Уфа урамнарын генерал Мәхмүт Гәрәев исеме белән атарга тәкъдим иттеләр
архив tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы» вәкилләре Мәскәү, Казан, Уфа, Чиләбе һәм Ташкент хакимиятләренә Мәхмүт Гәрәев хөрмәтенә шәһәрләрнең бер урамын үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Бу шәһәрләрнең барысы да армия генералы белән бәйле — биредә ул туган, үскән, укыган, хезмәт иткән. Бу хакта «Мәскәү татарлары Штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Штабта совет һәм Россия Хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевны искә алу кичәсе булды (1923-2019).

Чара Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге — күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәрби, язучылар, шулай ук генералның дуслары һәм укучылары катнашында узды.

Армия генералы Мәхмүт Гәрәев 2019 елның 25 декабрендә 96 яшендә вафат булды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100