news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд бүлекчәсе бер елда балаларга 25 млрд сумнан артык пособие күчергән

Узган елда Татарстан халкы 25 млрд сумлык бердәм пособие алган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Социаль фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«2024 елда 195 704 кешегә гомуми суммасы 25,3 млрд сумлык бердәм пособие күчерелгән. Бердәм пособие, җан башына уртача керем бер кешелек яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Бу 17 яшькә кадәр балалары булган яки йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан хатын-кызлар булган гаиләләр. Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе мондый гаиләләрнең мохтаҗлыгын комплексы бәяли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Быел республикадагы 1380 йөкле хатын-кыз бердәм пособие алачак. Ел башыннан түләүләрнең гомуми суммасы 17 миллионнан артып киткән.

Гаиләләрендә җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган булачак әниләр түләү алу хокукына ия, 2025 елда Татарстанда ул 15 073 сум. Шул ук вакытта гариза бирү аена кадәр соңгы 12 айда гаиләдәге барлык әгъзаларның хезмәт хакларын, пенсияләрне, стипендияләрне һәм башка кертемнәрне дә кертеп, барлык керемнәре исәпкә алына.

«Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында һәм Күп функцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Мәгълүматлар ведомствоара элемтә аркылы автомат рәвештә соратып алына, бу булачак әниләрне документ җыюдан коткара», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм Татарстанда билгеләнгән хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Түләү суммасы аена 8215 сумнан 16 430 сумга кадәр. Түләү исәпкә куелган айдан билгеләнә һәм бала туганчы күчерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100