news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе проекты тәкъдим ителде

Киләсе елда имтиханны 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрергә ниятлиләр.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

2021 елда ТДИ өч этапта (20 апрельдән 14 майга кадәр – вакытыннан алдагы чор, 21 майдан 1 июльгә кадәр – төп чор, 3-22 сентябрьдә – өстәмә чор) узар дип көтелә.

Вакытыннан алдагы чорны – математика, төп чорны чит телләр буенча имтиханнан башлау күздә тотыла.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында IX сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханнары булмады, аларга йомгаклау билгеләрен төп билгеләр нигезендә куйдылар.

Элегрәк шулай ук 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе проекты дөнья күргән иде. XI сыйныф укучылары имтиханны 22 марттан 1 июльгә кадәр тапшырыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100