Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика күләмендәге «Гырон быдтон 2024» бәйрәме Менделеевск районында узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2024 елда республика күләмендәге «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме Татарстанның Менделеевск районы Яңабирде авылында узачак. Бәйрәм 29 июньгә билгеләнгән. Район башлыгы Радмир Беляев Яңабирде авыл җирлеге гражданнары җыенында аны үткәрү хакында сөйләде.
«Биредә удмурт халкының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар. Милли мәктәп тә эшли, анда 30 бала удмурт телен өйрәнә», - дип искәртте Менделеевск районы башлыгы.
«Гырон быдтон» - удмурт халкының язгы-җәйге циклга кергән бәйрәмнәреннән берсе, ул җир сөрүнең тәмамлануын аңлата, бәйрәмдә алдагы уңышның мул булуын теләп дога кылалар.
Менделеевск районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бәйрәмне ачу тантанасында «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Татарстан, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсе һәм Пермь краеннан килгән иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
Шулай ук хатын-кызлар арасында «Чеберина - 2024» матурлык конкурсы һәм ир-атлар арасында «Батыр - 2024» бәйгесе дә узачак.
Искәртеп үтәбез, 2023 елда удмурт мәдәнияте бәйрәмен Татарстанның Кукмара районы Нырья авылы кабул итте, ә 2022 елда бәйрәм Баулы районының Кит-Озеро авылында оештырылды, анда «Буран әбиләре» дә чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз