news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Әтнә районы кырларын карады һәм терлекчелек фермасында булды

Миңнеханов Әтнә районы кырларын карады һәм терлекчелек фермасында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Әтнә районында эш сәфәрендә булды. Ул район кырларын карап чыкты һәм чәчү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Миңнеханов Шәкәнәс авылында «Тукай» ҖЧҖнең 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекста булды. Биредә 114 кеше эшли. «Карусель» сыер саву технологиясе кулланыла. Көнлек уртача савым 60 тоннага җитә. Татарстан Рәисенә комплекс биналарын күрсәттеләр.

Шунда ук Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Муниципалитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, кырларда эшләр штатлы режимда бара. Орлыклар җитәрлек, техника барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, райондагы барлык фермаларда да диярлек заманча җайланмалар урнаштырылган. Шәхси хуҗалыклар буенча район бер дәрәҗәдә тора, аларда 2,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары да дәвам ителәчәгенә ышандырды. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе юл эшләренә аерым басым ясады, быел җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау һәм төзүнең зур күләмдә планлаштырылуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot