news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март башы Татарстанда нормадан ике градуска җылырак булачак

Март башы Татарстанда нормадан ике градуска җылырак булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда мартның беренче декадасында уртача температура климатик нормадан ике градуска югарырак була. Бу фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге таратты.

Тулаем республика өчен климат нормасы 1 марттан 10 мартка кадәр -6,4 градуска, ә Казан өчен -5,4 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура -4,4 һәм -3,4 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «Татар-информ»га март дәвамында Татарстан территориясендә һава температурасының климатик нормадан 0,5 градуска югарырак булачагы турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100