news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илон Маск Украинадагы низагны хәл итүнең бер ысулын тәкъдим итте

Америка эшкуары Илон Маск Украинаның иң бай олигархларына каршы санкцияләр кертү әлеге илдәге низагны хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип белдерде. Әйтик, чикләүләр Монакодагы йортлары булган Украина байларына кагылырга тиеш, дип язган ул социаль челтәрләрдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Украинаның иң бай 10 олигархына санкцияләр кертегез, бигрәк тә Монакода йорты булганнарына, һәм низаг кичекмәстән тукталачак. Низагны хәл итүнең ачкычы менә шул», - дип язган Маск.

Элегрәк АКШ Президенты Дональд Трамп Ак йортта чыгыш ясаган иде. Ул үз чыгышында белдергәнчә, гәрчә барлык карталар Мәскәү кулында булса да, Киев белән чагыштырганда Россия белән эш итүе җиңелрәк. Өстәвенә, Россия белән эшләр бик яхшы бара, дип ышандырды Америка лидеры. Ә менә Украинаның кризисны үз файдасына хәл итү өчен чаралары юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100