news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакыйның туган авылында үсеш сәгате ник туктаган?

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Җимереклектән дә шыксыз әйбер бар микән бу дөньяда? Коты качкан авыл булдыклы ир-атларга мохтаҗ, тик андыйлар тырышлыгыннан яшәреп китү бәхете әлегә Яуширмәгә тәтеми. Әйе, әйе, сүзем нәкъ менә шул, татар дөньясына Гаяз Исхакый кебек олпат әдипне биргән бәрәкәтле туфрак — Чистай районы Яуширмә (Кутлушкино) авылы турында. Шушы авылда туып-үскән якыннарымның йөрәк сыктавына күңел салып, аларга ияреп кайттым мин бу авылга. Беренче карашка чәчәк атып утырырга тиешле авылның мөшкел хәлдә булуы тирән сулап уфтанырга мәҗбүр итә. Ник бу көнгә калдын соң әле син, авыл? Югары үрләргә чөелгән җиреңнән ничек шулай түбән тәгәрәдең соң син? Ник синнән нур бөркелми?

Чүп-чар тулы данлы авыл


Татар язучысы Фәнис Яруллин язганча, кеше туган ягына кай яктан гына кайтып керсә дә, кыр-басу күренешләрен читләтеп уза алмый. Чөнки ул дулкынланып утырган авыр бодай башакларын, кояшның алтын нурларына гашыйк булган төсле, югарыга үрләгән сары көнбагышларын, канатларын җилпеп утыручы яшел кукурузларын, кузакларыннан менә төшәм дип торган борчакларын күрергә гадәтләнгән. Ләкин шушы манзаралар да яшьләрне туган нигезләре Яуширмәне “терелтү” гә этәрә алмый. Дөрес, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып торырга теләү, чыгышы белән шушы туфрактан булганнарны, шәһәргә күченеп китү шаукымына бирешкәннәрне барыбер үзенә тарта. Шулай итеп, җәен авыл кайнап торган казанны хәтерләтә. Ә Яуширмә барыбер боек... Җил искән вакытта шаулап торучы агач яфраклары да шул хакта сөйли. Хәзер Яуширмә кызганыч хәлдә.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем... Халык шагыйре Габдулла Тукайның “Туган авылым” шигыреннән әлеге юллар ирексездән гел искә төшеп тора. Һай, бөтенләй башкача рух хөкем сөрә икән шул бу якларда. Балачак һәм үсмер чагым Саба районында узды, андагы халыкның булдыклылыгы, эшчән булуы белән дан тотуы мәгълүм. Ә биредә авыл халкы бүтән төрле: эшкә хирыслык аңкып тормый. Хәер гадилеге, кунакчыллыгы, якты йөзлелеге, ягымлылыгы белән күңелгә кереп калган шушы як халкы. Яуширмәдә туып-үскән, бүген шәһәрдә яшәп, авылга кайтып йөрүчеләрнең, авылның упкынга тәгәрәвеннән зар елавын аңларлык та. Хәзер шанлы тарихлы Яуширмәбезнең һушны җуярлыгы да, күз явын алырлык зәвыгы да югалган. Агач яфрагы, кеше эше белән матур шул. Ә халыкның хезмәте авылга бизәк өстәми, чөнки тырышлык шуның кадәр генә. Әнә бит капка төпләрендәге тимер-томыр, чүп-чардан, таушалганлыктан күзләр камаша. Үзәк урамда да җимерек коймалар, кулланылыштан чыккан тузган биналар булуы күңелле күренеш түгел, билгеле. Һәр нәрсәдә чама дигән әйбер булырга тиеш дип беләм. Ул авыл эчендәге кычыткан, әрекмән һәм башкалар үзәнлекне хәтерләтә. Кирәкмәгән бу печән чабылса, ничек пөхтә булып каласы да шул...
 

Яуширмәне дәвалыйк!


Авыл турында сөйләгәндә, кемдер җитәкчене, кемдер авыр эшкә алынырга куркучы яшьләрне сүгә. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, анысы. Минем төп максатым – гаеплене эзләү түгел иде. Кыскасы, бай тарихлы Яуширмә авылын үлемнән саклап калырга җиң сызганып тотынырлык “табиблар” кирәк. Тарихы, казанышлары белән Яуширмәгә чәчәк атып кына утырасы да бит.... Үз вакытында монда мәдәният йорты да, балалар бакчасы, мәктәп тә салынган. Гаяз Исхакый музей йорты төзелгән. Асфальт юл түшәлгән, тик аны яңартырга кирәк дип санамыйлар. Йөрәге туктарга җыенган кешедәй, бу авыл да, бәлки, юллар салгач тернәкләнеп китәр иде, кем белә?
Юллар дигәннән, анда үзәк урамда асфальт юл бар-барын, аны асфальт дисәң, хәтере калыр төсле. Аның бик күптәннән түшәлүен һәм шактый таушалганлыгын, авылның бик зур булуын күздә тотканда, башка урамнар да һичьюлы каты катламлыга әверелсен иде. Көзге дәвамлы яңгырлар чорында авыл сазлыкны хәтерләтә. Чистай муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәшит Җиһаншинга юллар мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, ул асфальт юл салу проблемасының көн кадагында булган иң мөһим проблема булуын ассызыклады. “Авылларда түгел, шәһәрнең үзендә дә һаман юл мәсьәләсен тәртипкә китереп бетереп булмый”, - дип, ул моны акча җитмәүгә сылтады. Тик Яуширмә районның көзгесе, күрке булырга тиешле авыл бит, дигәч, анда барып, авылны әйләнеп узарга сүз бирде. Шулай ук ул авылда тузган, кирәкмәгән корылмалар күп булуын да инкарь итмәде.
Шунысы гаҗәпләндерә: авыл җирлеге башлыгыннан, “Кутлушкино” ҖЧҖ рәисеннән дә, Яуширмәне төзекләндерү, тирә-як мохитен ямьләндерү соравы белән Рәшит әфәндегә мөрәҗәгатьләр булмаган. Югыйсә нәкъ менә алар район җитәкчелегенең колак итен ашап бетерергә тиешле затлар бит.
 

Эшче куллар аз...
Шунысы сөендерә, быел ичмасам авыл халкы Сабантуй бәйрәме белән кинәнә алды. Моңарчы инде ничә ел рәттән яуширмәлеләр Сабан туен үзләрендә бәйрәм итү бәхетеннән мәхрүм булып яшәде. Быел исә “Кутлушкино” ҖЧҖ җитәкчесе Альберт Мингалимов үз тырышлыгы һәм инициативасы белән авылда Сабантуй оештырды. Моны да ул күркәм традициягә әверелдерүне кирәк санамый, янәсе икенче көнне эчүгә сабышып, эшкә чыкмаучылар күп. Дөрес, аны да аңларга була, бүгенге көндә ул запаста бер генә эшче кул да булмавына зарланды. “Эшче куллар аз. Авыл халкының күпчелек өлешен пенсионерлар һәм тотнаксыз эчкечеләр тәшкил итә”, - ди ул. Шунлыктан бәйрәмнәр үткәрү дә аның өчен ике башлы таяк. Альберт Мингалимов җирле халыкны эшкә җигеп булмаганда, читтән килгән үзбәкләргә таяна. “Алар эшли дә, акчасын да ала”, - ди ул. Әйтергә кирәк, “Кутлушкино” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең район күләмендә эш күрсәткечләре шактый югары. Тармак нечкәлекләреннән хәбәрдар булган белгеч күмәк хуҗалыкны тамырдан үзгәртеп коруга ирешкән. Хуҗалыкта ул 32 ел хезмәт итә. “Бүгенгесе көндә кырларда өметле ашлык көтелә, без чәчүне беренчеләрдән булып тәмамладык, 600 баш савым сыеры бар, районга көн саен 7 меңнән артык литр сөп тапшырыла”, - дип сөйләде Альберт Мингалимов.


      Булганына канәгать булып яшәүче халык тагын да югарырак үрләргә омтылсын иде!

Тик моның белән генә булмый, җитәкче ул һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Авылда уңышка ирешү ул – күктән ашкан хыял түгел, ә тырышларга хас чынбарлык. Авылда һәр йорт эш сөючән булса, аларга башка халык та тигезләшергә омтыла. Яңа йорт, монча, абзар салу, каралты-кураны матурлау, төзекләндерү өчен халыкка дәрт уты өстәргә, ялкынландырырга тырышырга кирәк шул. Төзелеш эшләренә тотыну өчен кредит мөмкинлекләре турында аңлату зарур, авылда урта буын ир-атлар байтак бит. Әмма юк, битарафлык көчле!
Кызганычка каршы, Яуширмәдә үсеш сәгате гүя туктап калган. Урамнарда яңа биналар сафы сирәгәйгән, производство объектлары яңартылмый. Авылны үзгәртеп коруның төгәл ачык программасы булмау әнә шундый аяныч нәтиҗәләргә китергән. Продукция җитештерүне арттыру да хуҗалыкның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек йогынты ясамаган һәм ул һаман да хәерчелектә. Татар теленә дә салкын караш тоела. “Кутлушкино” ҖЧҖ администрация бинасындагы элмә тактада русча мәгълүмат кына бирелүе шуңа дәлил, югыйсә, янәшәдә татарча язулы элмә такта да булырга тиеш бит. “Чистопольский ГРОВД Участковый пункт милиции” элмә тактасын да күптән алмаштырырга һәм шулай ук татарча вариантын да эләргә вакыт кебек.
Гаяз Исхакый тууына 145 ел тулу уңаеннан авылда үзгәрешләр буласына өметләник!
Кыскасы, Яуширмәдә башкарасы эшләр бихисап. Зыяратны да тәртипкә китерәсе бар. Киләсе елда Гаяз Исхакый тууына 145 ел тулу уңаеннан авылда уңай үзгәрешләр булыр дип өметләник. Ни дисәң дә, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге музейда төрле чаралар үткәрергә ниятли. Ә анда, билгеле, Казаннан һәм башка җирләрдән кунаклар шактый киләчәк. Киткәннәр, үкенмәсәләр дә, туган нигезләрен сагына торгандыр. Табигатьнең әйтеп бетергесез гүзәл почмагында урнашкан Яуширмә агачлары яфраклары “кайтыгыз” дип пышылдый төсле. Бәлки шуңа да авыл бик боек, ямансу тоелгандыр миңа.

                                                                                                                                                                                                                                                                                Гөлнар Гарифуллина 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100