news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда быел Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу булды

Габдулла Тукай әдәби музеенда быел Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатлар белән очрашу, аларның иҗатлары турында фикер алышу булды. Иҗади очрашуда катнашучыларга үз эшләрен балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан, язучы Ләис Зөлкарнәй, Россия балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, башкаручы автор Борис Вайнер тәкъдим итте.

«Без бу вакытта әдәбият өлкәсендәге уңышларны барлыйбыз, сәнгать өлкәсендәге табышларны ачыклыйбыз һәм кабаттан бергәләшеп, алар турында фикер алышабыз. 2024 елда әдәбият өлкәсендә түбәндәге шәхесләр тәкъдим ителә: Рафис Корбан «Әхмәров» (2020), «Ватан» (2022), «Алиш» (2023) китаплары өчен. Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй) «Узганны кабатлау» китабы өчен, Борис Вайнер балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпъеллык өлеш керткәне өчен», - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов быелгы Тукай премиясенә ун кеше дәгъва кылуын, аларның барысы да кызыклы, көчле кандидатлар булуын билгеләп үтте. «Һәр номинантка уңышлар теләп калабыз. Һәрберсенең иҗади эшчәнлеге милли мәдәниятебез белән бәйле, аны пропагандалый. Тукай премиясе нигезләмәсенең беренче пунктына күз салсак, анда киң резонанс тудырган мәсьәләләр турында сүз бара, һәрберсе бу пунктка туры килә», - диде ул.

«Урта Азия илләрендә күп булырга туры килде, анда барысы да Габдулла Тукайны белә, шуның өчен, әйтергә кирәк, ул төрки халыкларны берләштерә. Нигә дигәндә, Тукай шигырьләренең теле дә якын, күбесе аңлый. Апрельдә Габдулла Тукай белән, аның премиясе белән бәйле чаралар шактый күп үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге күренекле премияне 241 шәхесебез алган. Алар барысы да тарихта калды», - диде профессор, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Рафис Корбанны әдәбиятта яңа кеше булмавын, балалар әдәбияты өлкәсендә гаҗәеп зур уңышларга ирешкән кеше икәнлеген билгеләп үтте. «Аны, чын мәгънәсендә балалар шагыйре дип таныдылар. Ләкин ул соңгы ун елда прозаик буларак, романнар авторы буларак ачылып китте», - диде галим һәм Рафис Корбанның иҗатына бәяләмә бирде.

Филология фәннәре кандидаты, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани фикеренчә, Рафис Корбанның соңгы елларда язылган әсәрләре – вакыйга булырлык әсәрләр. «Әйтик, Муса Җәлил турындагысы. Әлегә кадәр Муса Җәлилне без лаеклы төстә зурлап килдек. Мәскәүдә милләтнең стратегиясе турында сөйләшү булды, анда Чулпан Җәлилне ешрак чакыру турында фикерләр әйтелде. Ләкин аны ешрак чакырырга кирәк түгел, баштан дөреслеккә кайтырга, Җәлилнең кем икәнлеген ачарга кирәк. Рафис «Ватан» әсәре белән Муса Җәлилнең кем икәнен ачуга таба шактый кыю адым ясады. Бу әдәбиятта дөреслеккә таба бер адым, дигән сүз», - диде ул.

Ләис Зөлкарнәй иҗаты турында Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон чыгыш ясады. «Безнең күп шагыйрьләрнең өйрәнчек шигырьләре була, ә менә Ләиснең өйрәнчек шигыре юк. «Узганны кабатлау» китабыннан бер өйрәнчек шигырь дә тапмассыз. Бу – камил шигырьләрдән торган шигырь. Ул үзенең өслүбе, үз юлы булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь», - диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина 1970 еллар азагында татар әдәбияты мәйданына аяк атлаган, эчтәлек һәм форма ягыннан яңарыш чорында үзенең сүзен әйтә алган, әдәбият тарихына кереп кала алган Ләис Зөлкарнәйнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыклары, иҗат стилен барлыкка китергән кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Рафис Корбанның һәм Ләис Зөлкарнәйнең әсәрләреннән өзекне, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша Ләис Зөлкарнәйнең шигырен укыды, Ләис Зөлкарнәй шигыренә язылган «Кызыл карлар» җырын Тамчыгөл Камаева башкарды.

Шагыйрә, тәрҗемәче Наилә Ахунова шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Борис Вайнерның әдәбиятка күп еллар өлеш керткәнен, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләве, тәрҗемәләр ясавы, татар әдәбиятын һәм татар фольклорын популярлаштыруы, Татарстанның талантлы яшьләренә ярдәм итүен искәртте «76 ел гомерендә ул балалар әдәбияты өлкәсендә, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң танылган әдипләрнең берсе. Ул Россия укучылары өчен татар шигъриятенең иң яхшы үрнәкләрен җиткерергә тырыша. Һәрхәлдә, татар фольклоры буенча аның пьесалары буенча спектакльләр «Әкият» дәүләт курчак театрында, Фәйзи исемендәге Оренбург, Бөгелмә, Саранск, Дзержинск, Минскида һәм илебезнең бик күп шәһәрләрендә куела», - диде ул.

«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова әйтүенчә, Борис Вайнер аның иҗади язмышында остаз буларак әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. Музыкантлар Владимир Гаранин, Земфира Валеева, 93нче мәктәп укучылар Виталина Мотовилова, Ульяна Желудякова һәм Амалия Гыйбадуллина Борис Вайнерның җырларын башкарды, Габдулла Тукай шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләрен яңгыратты.

  • Очрашуда яңгыраган фикерләр соңрак мәкалә буларак тулырак «Интертат.татар» сайтында чыгачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100