news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар: Шәвәлиевнең Мәскәүгә күчүе – Татарстан медицинасы өчен югалту

Экспертлар: Шәвәлиевнең Мәскәүгә күчүе – Татарстан медицинасы өчен югалту
Фото: «Татар-информ»

Рафаэль Шәвәлиевнең Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифасыннан китүе Татарстан медицина җәмәгатьчелегендә көчле реакция тудырды.

«Мин Рафаэль Шәвәлиевне әле гади табиб буларак хәтерлим. 2007 елда мин аны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәсенә эшкә чакырдым. Республика балалар клиник хастаханәсе, аннары Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифасында ул үзен яхшы әзерлекле җитәкче буларак күрсәтте», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТРның элеккеге сәламәтлек саклау министры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Рафаэль Шәвәлиев федераль дәрәҗәдә эшләргә әзер, дип саный парламентарий. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында аның алдында бик җитди бурычлар торачак, әмма Шәвәлиев аларны үти ала.

«Рафаэль Шәвәлиев белән без 2007 елда ук бергә эшли башлаган идек. Ул чагында мине ТР сәламәтлек саклау министры Фәрраховның ярдәмчесе итеп билгеләделәр, ә Шәвәлиевне – министрлыкның эшләр идарәчесе итеп. 20 ел дәвамында без иңгә-иң куеп эшләдек. Ул бик тырыш кеше. Дәвалау эшен дә, хуҗалык эшләрен дә белә. Ике өлкәне дә бергә алып бара ала торган җитәкчеләр аз», - дип сөйләде агентлыкка Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росздравнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Владислав Виниченко.

Владислав Виниченко искәрткәнчә, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсы нәкъ менә Рафаэль Шәвәлиев һәм Айрат Фәрраховтан башланган. Республиканың иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүгенге көнгә кадәр бүләклиләр.

«Шәвәлиевнең ТР баш табибы вазифасыннан китүе Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту, ә минем өчен – шәхси фаҗига, чөнки Рафаэль минем дустым. Әмма мин аның бар эшләре дә барып чыгачак, дип саныйм. Татарстан Республикасында туплаган тәҗрибәсе аңа Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме күрсәтү, бала табуда ярдәм итү хезмәте һәм җәмәгать сәламәтлеге департаментында хезмәт итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләде Владислав Виниченко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100