news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы Татарстан Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләрне раслаячак

Дәүләт Советы Татарстан Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләрне раслаячак
Фото: «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советына ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә торган закон проекты тәкъдим ителде. Закон проекты белән Республика Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләр төгәлләштерелә.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат итеп Россия Федерациясендә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән РФ гражданы күрсәтелергә мөмкин», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Моннан тыш, документ нигезендә, чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга республикада сайлау кампанияләрендә катнашуны тыярга телиләр. Мондый чикләү шулай ук чит ил һәм халыкара оешмалар, халыкара иҗтимагый хәрәкәтләр, чит ил агентлары дип танылган затлар һәм оешмалар өчен дә гамәлдә булачак.

Аңлатма язуында белдерелгәнчә, алар «кандидатларны, кандидатлар исемлекләрен күрсәтүгә, теркәлгән кандидатларны сайлауга, сайлауларда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә торган яисә тоткарлык тудыра торган эшчәнлекне гамәлгә ашырырга, шулай ук сайлау кампанияләрендә башка рәвешләрдә катнашырга хокуклы түгел», диелә.

Закон проекты шулай ук түләүсез эфир вакытын һәм түләүсез матбугат мәйданын бүлү тәртибен билгели. Аерым алганда, эфир вакытының һәм матбугат мәйданының гомуми күләменнән икедән бер өлеше теркәлгән кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре арасында, калган өлеше теркәлгән кандидатлар арасында тигез өлешләрдә бирелә.

ТР Сайлау кодексындагы үзгәрешләр белән бәйле закон проектын парламентка Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин кертте.

Сентябрьдә Татарстанда Республика Рәисен, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаулар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100