news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авылында Республика балалар ифтары узды

Чувашиянең Шыгырдан авылында Республика балалар ифтары узды
Фото: https://tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Чувашиянең Шыгырдан авылында шәкертләр өчен Республика ифтарында катнашты. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Милли Шура рәисе балаларны изге Рамазан ае белән котлады, аларга укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләде.

Шулай ук чара кысаларында Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре каршындагы якшәмбе мәктәпләре шәкертләренә Изге Коръән тапшырылды. диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100