Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч пенсиянең тупланма өлешен алу өчен шартларны атады

Пенсиянең тупланма өлешен Россия Социаль фондына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза биреп алырга мөмкин. Әгәр ул 412 мең сумнан артмаса, бөтен сумманы шунда ук бирәчәкләр. Башка очракта айлык түләүләр каралган. Россия халыклар дуслыгы университеты икътисад факультетының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире Лариса Сорокина «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.
Иминият пенсиясеннән аермалы буларак, тупланма өлеш буенча түләүләр яше быел үзгәрмәде. Ир-атлар өчен ул - 60, хатын-кызлар өчен 55 яшь тәшкил итә. Шул рәвешле, быел 1970 елгы хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атларның тупланма пенсия алу мөмкинлеге бар.
Сорокина аңлатканча, пенсиянең тупланма өлеше 2002 елдан 2013 елга кадәр эш бирүчеләр тарафыннан билгеле бер яшькә җиткән хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына хезмәт хакыннан күчерелгән процентлардан формалашкан. 2014 елдан бу система туктатылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз