news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апанай мәдрәсәсендә журналистлар өчен ифтар узды

Апанай мәдрәсәсендә журналистлар өчен ифтар узды
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

16 март көнне Апанай мәдрәсәсендә журналистлар өчен ифтар узды. Мәҗлестә республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче каләм әһелләре җыелды.

Чараны рәсми рәвештә Апанай мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Ул Коръән аятьләре укыды һәм кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте.

«Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, ул безгә һәрвакыт төрле мөмкинлекләр бирә – рухи яктан үсәргә, бәхеткә ирешергә, шундый зур мөмкинлекләрнең берсе ул – Рамазан ае. Бу айда кешеләр рухи үсешкә игътибарларын арттырырга тиешләр. Без кайда гына, кем генә булсак та, барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә мохтаҗ. Кызганыч, еш кына адәм балалары бу турыда оныта. Рамазан аенда ураза тоту безнең өчен фарыз (һәрбер мөселман башкарырга тиеш булган гамәл – ТИ.). Ураза тотып, изгелекләр кылып без Аллаһы Тәгаләгә никадәр мохтаҗ икәнебезне аңлый алабыз», – диде ул.

Шулай ук Нияз хәзрәт Апанай мәчетенең еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Апанай мәчете каршында инде берничә ел Апанай мәдрәсәсе эшләп килә. Мәдрәсәдә онлайн һәм офлайн форматта белем бирәләр. Аның әйтүенчә, онлайн формат аеруча уңышлы, әлеге проект Татарстанның төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән мөселманнарга белем алырга мөмкинлек бирә.

«Мәдрәсәдә төрле юнәлешләр буенча дәресләр алып барыла, балалар, ир-атлар, хатын-кызлар өчен курслар үтә. Ислам нигезләре кысаларында уку 3 еллык, балаларга да олыларга да ислам нигезләрен өйрәтәбез, әлеге программаны үзләштергәннән соң алар югары уку йортларына – Мөхәммәдия мәдрәсәсенә, Ислам университетына керә алалар», – диде Нияз хәзрәт.

Мәчетнең тагын бер эшчәнлеге – «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге». Әлеге үзәк татарлар тарихы, рухи мирасыбыз һәм мәдәниятебез белән таныштыруда зур эшләр алып бара, татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыра. Шулай ук мәдрәсәдә һәр ел балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. Анда балалар дин нигезләре белән беррәттән мөнәҗәтләр, милли уеннар, кул эшләренә дә өйрәнәләр.

Мәдрәсә остазы Гөлназ Ильязова журналистларны Апанай мәчетенең кыскача тарихы белән таныштырды. Апанай мәчете Казанда иң борынгы мәчетләрнең берсе, аңа 1768 елда патшабикә Екатерина II шәхси рөхсәтеннән соң нигез салына.

«Инкыйлабтан соң мәчет бинасында балалар бакчасы урнаша. 1995 елда гына аны мөселманнарга кире кайтаралар, озак еллар реставрация эшләре башкарылганнан соң, мәчет үзенең ишекләрен 2011 елда гына ача, бүгенге көндә ул шәһәр мөселманнарының җыелу, шәкертләр өчен аралашу, белем тарату урыны булып тора», – дип сөйләде Гөлназ Ильязова.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Шулай ук журналистларны күптән түгел Апанай мәдрәсәсе китапханәсендә ачылган бөек язучы, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәне Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җитәкләгән «Иман» мәдәни-мәгърифәт үзәге ярдәмендә булдырылган. Аның нигезе булып Исхакый иҗатын өйрәнүче һәм аның 15 томлыгын төзүче Лена Гайнанованың коллекциясе тора. Күргәзмә быел 1 сентябрьгә кадәр һәр сишәмбе һәм җомга эшләячәк.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Ифтар барышында журналистларның Нияз хәзрәт Сабировка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге булды. Мәҗлес ахырында Нияз хәзрәт вәгазь сөйләп, Коръән укыды һәм мәҗлесне тантаналы рәвештә йомгаклады, ифтар бердәм дога кылу белән тәмамланды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100