«Татар-информ» Башкортстан татарларының «Илаһи» ансамбле концертын онлайн күрсәтә

Концерт 30 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 30 ноябрьдә, 12:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашчы театрында Башкортстан татарларының «Илаһи» ансамбле концерты булачак.Концертны «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.