Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы презентациясе

Казанда Милләт йортында Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син — җаным!» шигырьләр китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапны латин графикасыннан кириллицага профессор Хатыйп Миңнегулов күчергән. Хезмәт 200 данә тираж белән чыккан.