news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан Интернет журналистикага багышланган түгәрәк өстәл була

Татарстанның һәм татар халкының беренче электрон газетасы «Интертат» эшли башлауга 20 ел тулу уңаеннан, электрон газетаны хәзерге көндә чыгаручы редакция – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм ТР Журналистлар берлеге татар журналистикасының Интернет дәверенә багышланган түгәрәк өстәл әзерли.

Түгәрәк өстәлдә ТР Журналистлары берлеге рәисе, ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашуы көтелә. 

Түгәрәк өстәл алдыннан татар журналистикасының Интернет дәверенә нигез салган «Интертат» сайтының документларын Журналистлар берлеге музеена тапшыру чарасы узачак.

  • Чара Татарстан Журналистлар берлегендә 18 майда 10.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: Казан, Шамил Усманов урамы, 2/179.

Чараны яктырту өчен журналистлар чакырыла. Аккредитация өчен – (843) 222-0-999 (1304), infotat@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100