news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар берлеге: Мәгълүмат чаралары хәрби операцияне яктыртканда сак булырга тиеш

Россия Федерациясенең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге өлкәсендәге белешмәләренең чит ил чыганаклары белгән очракта илнең иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин булганнарының яңа исемлеге гаммәви мәгълүмат чаралары эшенә берничек тә йогынты ясамый. Әмма махсус операция үткәрелгән чорда хәрбиләргә зыян китермәс өчен, журналистларга аеруча сак булырга кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьевка сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр Федераль иминлек хезмәте Россия Федерациясенең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге өлкәсендәге белешмәләрнең чит ил чыганакларына билгеле булган очракта илнең иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин булган яңа исемлеген раслады. Боерык 2022 елның 1 декабрендә үз көченә керде.

«Россия Журналистлар берлегенең юридик ярдәм үзәге юристлары фикеренчә, әлеге боерык гаммәви мәгълүмат чаралары эшенә берничек тә йогынты ясамый. Махсус хәрби операция хакында фикер алышу закон нигезендә тулысынча тыелмый. Әлеге мәсьәләләр боерык гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук хәрби хәбәрчеләрнең Telegram-каналларында даими рәвештә күтәрелә. Иң мөһиме – хәрбиләргә зыян китермәү», - диде ул.

Соловьев искәрткәнчә, махсус хәрби операция үткәрелгән чорда мәгълүмат белән эшләү журналистлардан сак булуны һәм норматив актларны белүне таләп итә.

Федераль иминлек хезмәте боерыгында белешмәләр ике төргә бүленә: дәүләт сере кермәгән хәрби белешмә; дәүләт сере кермәгән хәрби-җитештерү белешмәсе. Мондый белешмәләрнең тулы исемлеге 61 пункттан тора. Алар арасында хәрби-сәяси, стратегик һәм оператив үсешне бәяләү һәм фаразлау турында белешмәләр, хәрби частьләрнең урнашуы, саны һәм атамасы, гаскәрләрне финанс яктан тәэмин итү, шулай ук армиядәге җинаятьләр һәм аның әхлакый хәләте хакындагы мәгълүматлар бар. Шулай ук берничә пункт космик программа турында мәгълүматны саклауга багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100