Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зубов Миңнехановны «Татпотребсоюз»ның Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады
Россия Үзәк берлек советы рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллаган. Анда ул «Татпотребсоюз»ның кулланучылар кооперациясе предприятиеләре тармак конкурсында җиңүе белән котлаган.
«2021 елда Россия Үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре арасында эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстерү өчен Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча» Татарстан кулланучылар берлегенә «Әзерләү эшчәнлеген үстерү өчен» номинациясендә беренче урын, «Ваклап сатуны үстерү» һәм «Пайчылар белән эшләү» өчен номинацияләрендә икенче урын бирелде. Сезгә Татарстан Кулланучылар кооперациясенә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», - дигән Зубов.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татпотребсоюз 9,8 млрд сумлык авыл халкы продукциясен әзерләгән, узган елга карата бу 11 процентка арткан. Тулаем алганда, бер хуҗалыктан 35 мең сумлык продукция сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз