news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Зилә Вәлиева: Туган тел - халыкны берләштерә торган иң нык элемтә

^Зилә Вәлиева: Туган тел - халыкны берләштерә торган иң нык элемтә

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда билгеләп үтелүче Туган тел көнендә ТР Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, әдәбиятчы, педагог, уку йортларында укучыларга һәм аларның ата-аналарына, шулай ук республикада яшәүче бөтен халыкка бу уңайдан котлау белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!

26 апрельдә Татарстан Республикасының күп милләтле халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

Туган тел - гасырлар дәвамында халыкны берләштерә торган буыннар арасындагы иң нык элемтә. Тел халыкның тарихын, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать үсешен яктырта. Телгә мөнәсәбәт мәгариф дәрәҗәсен, җәмгыятьнең һәм һәр аерым кешенең әхлаки камиллеге булып тора.

Безнең республикада ТРның барлык халыкларының телләренә теләктәшлек итү һәм үстерү буенча икенче Дәүләт программасы гамәлгә куела. Бу программаның төп максаты - туган телне, шулай ук дәүләтнеке буларак татар һәм рус телләрен саклау өчен шартлар булдыру. Татарстан Республикасы Хөкүмәте җәмгыятьнең тел культурасын күтәрү, телгә милли-мәдәни кыйммәт буларак цивилизацияле мөнәсәбәт формалаштыруда ярдәм итә.

Борынгы башкаланың 1000 еллыгында безнең як территориясендә тел толерантлыгы тәрбияләү өчен күп эш башкарган һәм бүгенге тел белгечләре һәм тел-әдәбият укытучылары тырышлыгы белән үз традицияләрен дәвам итүче Казанның лингвистик мәктәбе уңышлары турында горурлык белән искә ала алабыз. Татарстанга тупланган тәҗрибә мәдәниятне тирәнрәк аңларга һәм Россия төбәкләре, чит илләр белән хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән барлык татарстанлыларны, фән һәм мәдәният эшлеклеләрен, әдәбиятчы, уку йортларында укучыларны һәм аларның ата- аналарын Туган тел көне белән котлыйм! Бу бәйрәм телне үстерү һәм камилләштерүдә, мәдәни төрлелекне, тынычлыкны саклау һәм үзара хөрмәт итүдә безнең тырышлыкны берләштерүче символ булсын.

Татарстан Республикасы

Премьер-министрының урынбасары

вазифаларын үтәүче

З.Р.Вәлиева.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100