Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналистларны милли оешмаларга якынайту максаты белән, бәйге игълан ителде
Журналистларны милли оешмаларга якынайту максаты белән, бәйге игълан ителде
(Екатеринбург, 18 август, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә “Милли азчылыклар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары” проекты эше дәвам итә. Милләтара мәгълүмат үзәге, элеккеге “Би-би-си” мәктәбе “Ауразия Медиа-Үзәк” белән берлектә, бу проект буенча медиа-грант игълан итте. Бәйгенең төп максаты булып Екатеринбургта һәм Свердловски өлкәсендә эшләүче журналистларны милләтара мөнәсәбәтләр темасын яктырту эшендә милли оешмалар белән бергәләп эшләргә өйрәтү тора. Мәгълүмат чарасы бәйгедә катнашу өчен гаризаны ниндидер милли оешма белән бергә бирергә тиеш. Конкурска куелачак телевизион яисә радио сюжетның хәбәр формасында бирелүе, милли азчылык вәкилләре проблемаларын, яисә милләтара мөнәсәбәтләр темасын объектив рәвештә, төрле яклап яктыртуы зарур.
Әлеге эшләрне конкурсны гамәлгә куючы оешмалар җитәкчеләре белән беррәттән, күренекле журналистлар, галимнәр, Екатеринбургта эшләп килгән кайбер эре гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләреннән торган вәкаләтле жюри билгеләячәк. Бәйгенең нәтиҗәләре 22 августта игълан ителә. Грант алган эш 19 сентябрьгә кадәр эфирга чыгарылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз