Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әзербайҗан белән Татарстан арасында тыгыз сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр булдырылган - И.Халиков
ТР Премьер-министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Екатеринбургта узган VI Россия-Әзербайҗан төбәкара форумында катнашты
(Екатеринбург, 30 сентябрь, «Татар-информ», Әлфия Габдүшева). Екатеринбургта VI Россия-Әзербайҗан төбәкара форумы узды. Чараның төп темасы ике илнең сәнәгый, фәнни-техник, сәяси һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек перспективалары турында булды. Анда Россиянең 11 төбәге һәм Әзербайҗанның 5 өлкәсеннән 200дән артык кеше катнашты. Безнес-бергәлекләрне ике илдән 100 компания һәм эшлекле ассоциацияләр тәкъдим итте.
Форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты.
Илдар Халиков билгеләп узганча, Әзербайҗан белән Татарстан арасында тыгыз сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр булдырылган. Әзербайҗанда Татарстанның Даими вәкиллеге булу да моңа ярдәм итә, ул 1992 елдан бирле эшли. Татарстанның "КАМАЗ" һәм "Казан вертолет заводы" кебек предприятиеләре, шулай ук "Түбән Кама Нефть химиясе" ААҖ Әзербайҗанның күптәнге партнерлары санала.
ТР Премьер-министры "Бездә яңа проектлар да бик күп. Фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек итүебез дә сөенечле. Бүгенге көндә Әзербайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Татарстанның "Татхимфармпрепараты" предприятиесе әлеге республикага җибәргән 33 төрдәге дару препараты теркәлде", - дип тә ассызыклады.
"Тагын 7 көннән, 7 октябрьдә, Казанда Әзербайҗан Республикасының соклар җитештерү буенча иң эре компаниясе завод һәм логистик үзәк төзелешен башлый", - дип өстәде ТР Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз