news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсе мөфтие һәм «Нур» мәчете имамы госпитальдә дәваланучы хәрбиләр янында булды

Мәскәү өлкәсе мөфтие һәм «Нур» мәчете имамы госпитальдә дәваланучы хәрбиләр янында булды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Мәскәү өлкәсе мөфтие Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм Подольск шәһәренең «Нур» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Салихов А.А.Вишневский исемендәге Үзәк хәрби-клиник госпитальдә булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дин әһелләре госпитальдә тернәкләнү узучы мөселманнар белән әңгәмә корды. Ватанны саклаучылар үзләрен борчыган сорауларны бирде һәм аларга җаваплар алды. Илнур хәзрәт һәм Рөстәм хәзрәт шулай ук палаталар буйлап йөреп, урыннарыннан тора алмаучыларның да хәлен белде.

Барысына да күчтәнәчләр (вакуумлы төргәктә әзер хәләл ит һәм әфлисуннар) тапшырдылар.

Үз чиратында, Ватанны саклаучылар кунакларга игътибар, кайгыртучанлык һәм рухи ярдәмнәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, мондый сәфәрләрнең аларга көч өстәвен һәм тизрәк савыгырга ярдәм итүен билгеләп үтте.

Хәрбиләргә рухи теләктәшлек күрсәтү өчен мондый очрашулар бик тә мөһим. Алар Ватанны саклаучыларның иманын ныгытырга һәм тизрәк аякка басарга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot