Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зарипова Татарстанда иң югары хезмәт хакы алучы һөнәр ияләрен атады
Татарстан иң югары хезмәт хакы - сәнәгать өлкәсендә. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Безнең мәгълүматлар базасында баш инженер өчен вакансия бар, аңа эш бирүче аена 143 мең сум тәкъдим итә. Эш бирүчеләр скважиналарны химик эшкәртү операторына, монтажникка, эретеп ябыштыручыга 100 әр мең сум хезмәт хакы түләргә әзер. Машинист-торба салучыга аена 90 мең сум, җиһазларны монтажлаучыга 80 меңнән артык хезмәт хакы каралган», - диде ул.
Якын арада республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында нинди дә булса җитди кыскартулар булмаячак, дип өстәде министр.
«Якындагы ике айда нинди дә булса масскаүләм кыскартулар күрмибез. Эш шунда ки, предприятиеләр безне кыскартулар турында ике ай алдан хәбәр итәргә бурычлы. Мондый гаризалар әлегә килмәде. Предприятиеләр логистик чылбырлар төзү, импортны алмаштыру һәм җитештерүне яңа продукция чыгаруга яки аны локализацияләүгә күчерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшли», - диде Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз